Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авылымның чишмәләре чылтырап агып тора

Карашәмдә туып үсеп, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә яшәүче авылдашыбыз Рәшит абый Хәмидуллин тәкъдиме һәм ярдәме белән быел да Чишмә бәйрәме узды. Бәйрәм иртәсендә үк авылга җыр-моң, учакта пешкән коймак, пылау исләре таралды. Бәйрәм Җәләлетдин чишмәсе янында үткәрелде. Карашәмебез чишмәләргә бик бай. Нинди исемдәгеләре генә юк аларның: Авыл кизләве, Тукташ кизләве,...

Карашәмдә туып үсеп, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә яшәүче авылдашыбыз Рәшит абый Хәмидуллин тәкъдиме һәм ярдәме белән быел да Чишмә бәйрәме узды. Бәйрәм иртәсендә үк авылга җыр-моң, учакта пешкән коймак, пылау исләре таралды. Бәйрәм Җәләлетдин чишмәсе янында үткәрелде.
Карашәмебез чишмәләргә бик бай. Нинди исемдәгеләре генә юк аларның: Авыл кизләве, Тукташ кизләве, Совет кизләве, Әҗәл башы кизләве.
Бәйрәмгә диеп, бик күп авыл халкы, бу авылда туып үсеп, төрле җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз һәм кунаклар да килгәннәр иде. Озак күрешмичә торган авылдашлар, классташлар, туганнар очрашуы да булды бу көн. Килгән һәрбер кеше, Чишмә бәйрәмен зурлап, күчтәнәчләрен алып килгәннәр.
Авылыбыз кечкенә генә булуына карамастан, чишмә сулары эчеп бик күп танылган кешеләр чыккан: Фаил абый Шафигуллин - язучы, прозаик, исән булса, аңа быел 75 яшь тулган булыр иде, бер минут тынлык белән искә алдылар, Рәмзи абый Вәлиев - талантлы галим һәм тарихчы, Әхмәт абый Сираҗиев - ветераннар арасында 23 тапкыр чаңгы шуу һәм йөгерү буенча дөнья чемпионы.
Бәйрәмгә кайткан Әхмәт абый Сираҗиев үзенең яшьлеге турында сөйләде. Моңлы итеп тальян гармунында уйнады. «Яшел Үзән» газетасы укучыларына эчтәлекле шигырьләре аша таныш авылдашыбыз Альберт абый Илмөхәммәтов шигырен укып китте. Килгән кунакларга да сүз бирелде. Нинди генә кызыклы уеннар уйнатылмады. Бәйрәмнең иң кыйммәтле бүләге велосипед иде. Аны ирләр тауга беренче булып йөгереп менгән авылдашыбызга бирделәр. Бөтен кешенең күңеле булды, шуңа күрә мондый бәйрәмне традициягә кертергә тәкъдим иттеләр.
Шушындый бәйрәм оештырган өчен Рәшит абыйга, гаиләсенә һәм туганнарына бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук матди ярдәм күрсәткән өчен «Кызыл Шәрык»-Агро» җитәкчеләренә дә.
Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган авылыбыз чишмәләрен карап, тирәләрен тәртиптә тоту - һәркайсыбызның бурычы.
Ләйсән Хәйбуллина.
Казан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев