Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

АВЫЛ МӘКТӘПСЕЗ КАЛМАЯЧАК!

30 гыйнвар көнне Олы Ачасырда үткәрелгән авыл халкы җыелышында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин менә шундый вәгъдә бирде халыкка. Быел андагы урта мәктәпкә дә оптимизация дип аталган салкын җилләр килеп җиткән иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнар башка мәктәптә укырга мәҗбүр ителделәр. Балаларының киләчәген уйлап борчыла, билгеле, авыл халкы. Уку...

30 гыйнвар көнне Олы Ачасырда үткәрелгән авыл халкы җыелышында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин менә шундый вәгъдә бирде халыкка. Быел андагы урта мәктәпкә дә оптимизация дип аталган салкын җилләр килеп җиткән иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнар башка мәктәптә укырга мәҗбүр ителделәр. Балаларының киләчәген уйлап борчыла, билгеле, авыл халкы. Уку йортының язмышы аларның да язмышы икәнлеген дөрес чамалыйлар алар.

Олы Ачасыр мәктәбенең уңышлы эшләвен һәм сыйфатлы белем бирүен истә тотып аны таркатырга һич ярамый, дип белдерде башлык. Чыннан да, бу авылда укучылар төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүләр яулап, район данын да күтәрәләр. Мәшһүр Каюм Насыйри укуларында да инде менә өч ел рәттән аларга тиңнәр юк икән. Балалар мәктәп яны участогында тырыш хезмәт куеп республика буенча үткәрелгән бәйгедә дә беренче урынны алганнар һәм 100 мең сумлык бүләккә лаек булганнар. Бу куанычлы мәгълүматларны халыкка әлеге җыелышта чыгыш ясаган мәктәп директоры Марс Мәгъсүмов җиткерде.
Әйтергә кирәк, Олы Ачасыр авылы мәдәният йортына район башлыгы белән бергә районның мәгариф идарәсе, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды белгечләре дә килгән иде. Авыл кешесенә үзен кызыксындырган төрле сорауларга ачык һәм төгәл җавап алырга җай бар иде анда.
Халык алдында җирлек башлыгы Равил Кадыйров чыгыш ясады. Бишбатман, Кири авыллары да кергән Олы Ачасыр авылы җирлегендә 2011 елда башкарылган эшләргә хисап чыгышы булды ул.
Бу җирлектә бүгенге көндә 813 кеше яши. Шуларның хезмәткә яраклысы - 300 кеше булса, пенсия яшендәгеләр 293 кеше тәшкил итә. Авылда 136 кеше генә эшкә урнаша алган. Иң зур оешма булган «Красный Восток»- Агро» өметле эшкә - 2 нче ферманы төзекләндерергә керешкән булган, әмма төгәлләмәгән. Анда утыз кешене эшле итеп булыр иде, дип белдерде Кадыйров.
Авылда шактый кеше үзләренең гаилә фермасын булдырган. Нәтиҗәсе - мактанырлык! Җәмгысы 305 тонна сөт тапшырганнар алар 2011 елда. Әҗеренә килгәндә, 1 литр өчен 8-10 сум бәясендә исәп-хисап ясалып барылган.
Җирлек башлыгы авылга төрле эшләрдә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәтен белдерде. Мисалга, Әнвәр Габбаз улы Миңнуллин аеруча мактауга лаек эшләр алып бара. Авыл мәчете чыгымнарын каплый, чишмә буен матурлауда, җәйге паркны төзекләндерүдә булыша һәм янгын сүндерә торган «Урал» машинасы да аның ярдәме белән һәрвакыт әзер тора...
Авыл халкы үзе дә гомум эшләргә битараф карамый. Бигрәк тә урамнардагы юлларны төзекләндерү буенча тырышлыкларын үрнәк итеп куярлык. 2010 һәм 2011 елларда төзекләндерелеп таш җәелгән урамнар озынлыгы барлыгы - 3 чакрымга җитә. Шул урамнарда яшәүчеләрнең акчасына башкарылган әйбәт эш бу. Равил Самат улы Ачасыр мәктәбенең уңышлы эшләвен дә билгеләп үтте. Балалар авыл тормышында да актив катнаша. Инде ике ел рәттән ЕГЭ күрсәткечләре район һәм, хәтта, республикадагы уртача күрсәткечләрдән дә югарырак булуы биредәге мөгаллимнәрнең осталыгын күрсәтә.
Бу ел планнарына килгәндә исә, авыл башлыгы халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүне күз уңында тотачагын әйтте. Әйтик, урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерүне тәмамлау, соңгы вакытта ишәйгән хуҗасыз этләрне тотып Казандагы махсус урынга тапшыру кебекләре бүгенге көндә беренче урында тора.
Авыл өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен ачышка тиң яңалык белән тәмамлады ул сүзен. Олы Ачасырда туып үскән атаклы галим Шакирҗан Таһировның тууына 2013 елда 150 ел тула икән. Танылган якташыбызның юбилеен лаеклы каршылау өчен әзерлек эшләрен бүгеннән башларга кирәк, дип белдерде Равил Самат улы.
Халык алдында муниципаль район башлыгы Сергей Батин да чыгыш ясады. Йортлары төзек-матур булган, урамнарын төрле калдыклар яисә чүп-чар ямьсезләми торган авылга керүе дә күңелле дип, Ачасырда туган уңай тәэсире белән уртаклашты башлык. Менә шул төзеклек нигездә халыкның үзенең тырышлыгы һәм биредә туып-үскән эшмәкәрләрнең иганә ярдәме нәтиҗәсе булуы куандыра. Чыннан да, мондый авылга төрле яктан ярдәм итәсе килә, диде ул. Авылдагы эшләр өчен, тиешлесенә өстәп, 100 мең сум премия биреләчәген дә әйтеп сөендерде Сергей Леонидович. Ул гаилә фермаларын оештыруга аерым тукталды. Авылдагы эшсезлекне бетерүдә төп юл ул. Андый эшне башлаучыларга республика министрлыгы ярдәме белән беррәттән район җитәкчелеге дә һәрьяклап ярдәм итәчәген вәгъдәләде район башлыгы.
Халык район җитәкчелеге игътибарыннан канәгать булды. Җыелыш алкышлар белән төгәлләнде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250