Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Акча юк дип тормыйлар

Башкалар мул табын артында бәйрәм иткәндә, балаларын, якыннарын бер читкә куеп, иртә дими, кич дими, ел әйләнәсе кеше күңелен күреп йөри торган һөнәр ияләре бар. Һәр күңелле тамаша, һәрбер чара алар өчен киеренке эш фронты булса да, һич зарланмый, шуннан тәм табып яши бу хезмәткә алынучылар. Мәдәният хезмәткәрләреннән башка тормышның...

Башкалар мул табын артында бәйрәм иткәндә, балаларын, якыннарын бер читкә куеп, иртә дими, кич дими, ел әйләнәсе кеше күңелен күреп йөри торган һөнәр ияләре бар. Һәр күңелле тамаша, һәрбер чара алар өчен киеренке эш фронты булса да, һич зарланмый, шуннан тәм табып яши бу хезмәткә алынучылар.

Мәдәният хезмәткәрләреннән башка тормышның ямен тоюны күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Мәдәният хезмәткәрләре һөнәре авыр, әмма ул романтик, кызыклы һәм мавыктыргыч, бу аерым бер сәләт таләп иткән белгечлек күп яклары белән башкалардан аерылып тора. Инициативалы, мөлаем, шат күңелле, тормышны, кешеләрне яратучы, хыялга бай, оптимист кеше генә бу йөкне горур тарта ала. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын түкми-чәчми тормышыбызга кайтарып, авыл белән шау-гөр килеп яткан мәдәният учаклары бар. Шундыйларның берсе - Бишнә мәдәният йорты. Аның мөдире Әнисә Закирова турында сүзем. Ире Илгизәр, кызлары Айгөл дә биредә эшли. Әнисә апа мәдәният йортында - 27, Илгизәр абый - 25, Айгөл 19 ел эшли монда. Шушы еллар эчендә кайларга гына барып чыкмадылар: Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Биектау районы. Саный китсәң, бик күп алар.
Бер генә бәйрәм дә читтә калмый. Авыл халкы өчен төрле тамашалар, яшьләр өчен дискотекалар бушлай үткәрелә. Соңгы чараларның берсе - Нәүрүз дә бик күңелле үтте. Концерт программасы бай, коймак, чәй, арзан бәядән пылау, шашлык сатылды. Ярдәм итүчеләре дә бар Закировларның. Болар - кибет тотучылар Дәүләтшина һәм Галиевалар.
Пенсия яшендә булсалар да, Закировларның энергиясе ташып тора. Акча кытлыгына да карамыйлар. Мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы түбән. Әле төрле түгәрәкләр оештырып, акча эшләргә кушалар. Әмма авылда хезмәт хакын бик аз алучылар, аны да вакытында алмаучылар ул түгәрәкләргә ничек йөри алсын?! Акча юк дип, тик ятмыйлар язмам геройлары. Искене яңа итәләр, дус-ишләре аша кирәкле аппаратураларны ремонтлаталар, үз кесәләреннән чыгарып мәдәният йортының фойесын, котельныйны ремонтлаттылар.
«Безнең эшкә сокланучылар да, аяк чалучылар да бар. Сәнгатьне аңламаучылар очрый. Эшләребез күп әле: сугыш чоры балалары белән Биләр, Болгарга барырга исәпләп торабыз. Гомумән, исән вакытта матурлыкны күрергә кирәк», - ди Әнисә апа. Аларга уңышлар телибез.
Г.Гафиятова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев