«Хет миллионнар чыгарып сал, бала табу газапларын үзеңә кичерәсе бит»
Шәһәрнең социаль челтәрләрендә бер кызык күренеш күзәтелә: бер теманы яза башласалар, бетте... Этләр, укытучылар, юллар мәсьәләсе дә калмады. Инде бала тудыру йортына килеп җиттеләр, күпләр башыннан кичергәннәрне сөйли, уртаклаша.
Никтер негатив комментарийлар күбрәк. Мин үзем ике улымны да Яшел Үзәннең бала тудыру йортында таптым. Башка шәһәргә барырга кирәк дигән уй башка да килмәде. Менә хәзер үткәннәрне уйлап утырам да, медицина персоналы бәлки минем белән дә дорфа сөйләшкәндер, андый моментлар булды. Әмма күңелгә уелып калмаган, чөнки ана булу бәхете белән чагыштырганда калганы пүчтәк кенә. Чынлап та, иң мөһиме баламны исән-сау табу иде. Аннары, акча түләп табучыларга да аптырыйм. Хет миллионнар чыгарып сал, бала табу газапларын үзеңә кичерәсе бит. Акча да бирмәдек, алдан сөйләшмәдек тә, Аллаһ ярдәменнән ташламады. Һәр хатын-кызга ана булу бәхетен кичерергә язсын.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев