«Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да, дип юкка гына әйтмиләрдер»
***
Фото: ясалма интеллект
Төркиядә ял итеп кайттым. 5 йолдызлы отельгә барсам да, ошамады. Сыйфатлы эчемлекләр өчен түлисе, вай-фай шәп тотсын дисәң, тагын акча бирәсе. Ә бит юллама бәясе бер дә арзан түгел, фәлән кадәр чыгарып сал да, ялга баргач тагын түлә икән! Сиде шәһәрендә экскурсиядә йөрдек. Менә шунда юллардагы шапшаклыкка исем китте. Туристлар ял итә торган отель һәм тирә-юне ялт иткән, бераз читкәрәк китсәң, чүп-чар аунап ята. Урамда сатучылар да, тәмәкесен кая тели, шунда ташлый. Культура дигән төшенчә, гомумән, юк. Чагыштырып карасаң, бездә барыбер чистарак, халык та әдәплерәк. Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да, дип юкка гына әйтмиләрдер инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев