«Төрле авырулар таралу куркынычы бар!»
Мамадыш-Әкил авылын төлке басты, нишләргә дә белгән юк.
Хәзер авылның буш калган йортларында этләр түгел, төлкеләр яши, бала чыгарып, үрчиләр. Урамга чыгарга куркыныч. Аннан, тавыкларга зыян салган очраклар да бар. Авыл җирлеге дә бу хакта белә, ник берәр чарасын күрмиләр икән? Төрле авырулар таралу куркынычы да бар бит. Эт дип кот очып тора иде, инде менә төлке!
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: «ЯҮ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев