Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Шырданлылар ничек кенә йөри торгандыр?!»

Бер көнне авылга Свияжск станциясеннән автобус белән кайтырга туры килде.

Зөя утравына да бара икән, кыскасы, кем кая кайта, авыл башына кертеп куя. Йөртүчесе бик җайлы, ипле кешегә охшаган. Бәясе дә чагыштырмача арзан. Без кайтканда Олы Шырданга керергә туры килде. Ничә генә чакрым юлны үткәндә Газель җимерелеп, эчке органнарым чыгып төшә дип торам. Арттырып әйтүем түгел, районның бер генә авылында да мондый юл юк. Авыл эчләрендә дә тап-такыр бит хәзер. Шырданлылар ничек кенә йөри торгандыр, жәлләп куйдым үзләрен. Бу проблеманы район җитәкчелеге дә белә торгандыр инде, ник ясамыйлар икән?!

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев