Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Сезнең тыңлыйсыгыз килми, шуңа түземлегегез җитми»

Мин сезгә җиткерәсе теманы бер тапкыр күтәргән идегез инде, кызлар. Кабатлап булса да, әйтим әле.

Мин сезгә җиткерәсе теманы бер тапкыр күтәргән идегез инде, кызлар. Кабатлап булса да, әйтим әле. Шөкер, дини мәҗлесләр еш уздырыла хәзер. Ир-атлардан аермалы буларак, хатын-кызлар бик озак укый. Бер сәгать Коръән аятьләренә бирелсә, ярты сәгатен багышлыйлар. Хәзрәтләр үзләре дә, озак укып кешене ялыктырмаска кирәк, дип аңлата. Чөнки табын артында төрле яшьтәге һәм авыру кешеләр барын да онытып җибәрмәсәк иде. Тик бу хакта абыстайларга әйтергә куркалар. «Сезнең тыңлыйсыгыз килми, шуңа түземлегегез җитми», – дип уйларга мөмкиннәр икән. Бу мәсьәләне газета аша булса да күтәрәсе иде. Мин үзем ир-ат, тик хатын-кызлардан бу хакта фикерләрен еш ишетергә туры килә. 

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев