Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Олы Ачасырдан Хәкимовлар гаиләсе авылдашларын сөендереп яши

Олы Ачасырда яшәүче игелекле гаилә турында яраткан газетам аша бөтен районга җиткерим әле, кызлар.

Наилә һәм Ильяс Хәкимовлар озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әмма алар борын чөеп, мин кем дип, йөри торганнардан түгел. Күңелләре гел изгелектә, кешеләргә ярдәм күрсәтүдә. Ел саен Рамазан аенда авылның өч кибетенә авыз ачарга дип, тәмле камыр ризыклары алып киләләр. Бер генә көн дә ураза тотучыларны сыйламыйча калганнары юк, рәхмәт яугырлары. Һәркемнең дә камыр ашлары пешерергә мөмкинлеге юк бит, өлкән яшьтәгеләрнең бигрәк тә. Менә шулай авылыбыз халкын сөендергәннәре өчен без аларга бик рәхмәтле. Әле күптән түгел ерак сәфәрдән, Гомрә хаҗыннан әйләнеп кайттылар. Кылган хаҗлары кабул булсын, гел шулай кешеләрне сөендереп, игелекле гамәлләр кылып, тирә-юньгә шатлык өләшеп яшәсеннәр. Эшләре уң барсын, яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, дигән теләктә без.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев