«Михаил Афанасьевның игелеге өчен күңелемдәге рәхмәтле хисләремне җиткерәсем килә»
***
Фото: Рөстәм Сафиуллин
Кызлар, мин Венера Сәлимова, районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевның игелеге өчен күңелемдәге рәхмәтле хисләремне җиткерәсем килә. Берникадәр вакыт элек миндә фаҗига булды – фатирыма ут төрттеләр. Бөтен нәрсәм янып бетте: фатир, корылмалар, гомерем буе җыелган бөтен әйберем. Ярдәм сорап ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттем. Гозеремне шәһәребез мэры Михаил Павловичка юллаганнар һәм ул шунда ук тиешле хезмәтләргә йөкләмәләр бирде, тиз арада материаллары кайтартылды, төзүчеләр килде. Әлегә, вакытлыча Яшел Үзәндә яшим, әмма биредә минем сулышым кысыла. Карамалы Тауда бакчам да бар, күршеләрем дә бик якын – гомерем буе авылда яшәдем. Минем гозеремне тыңлаганнары, эшне озакка сузмаганнары, тиз арада ярдәм кулы сузганнары өчен башымны иям. Һәрберсенә Аллаһ Тәгалә сәламәтлек бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев