«Мамадыш-Әкил авылында почтальон булып эшләүче Зөлфия Минһаҗевага рәхмәтебезне җиткерәсе килә!»
Бик өлгер ул, почта да тарата, өстәвенә кибеттә дә эшли.
Пенсияләр булсынмы, газеталармы, авырсынып тормый, тиз арада китереп тапшыра, һәр кеше белән яхшы мөнәсәбәттә, берәүне дә игътибарсыз калдырмый. Барысына да өлгерә алуына шаккатабыз. Эшендә тәртип булгач, өендә дә шулай аның. Авыл җирендә почта хезмәткәренең эшенә күп нәрсә бәйле. Өлкән кешеләр өчен бигрәк тә. Алар өчен газетаның, аеруча «Яшел Үзән»нең вакытында килүе мөһим, пенсияләр белән дә шулай, акча мәсьәләсендә игътибар кирәк. Кыскасы, без бик канәгать һәм аңа иң җылы теләкләребезне, мактауларыбызны җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев