«Мәктәптә шәфкать туташы да юк!»
Уку елының соңгы көннәре, мәктәптән укытучы шалтырата. «Улыгызның хәле начар, килегез» – дигәч, шәһәрдән Мирныйга ничек барып җиткәнемне дә сизмәдем...
Улымның ярым аңсыз ятуын күргәч, бөтенләй котым очты. Бу көнне беренче ярдәм күрсәтергә мәктәптә шәфкать туташы да юк иде. Ничек шулай була аладыр ул, әле дә аптырыйм?! «Скорый» чакыртмый хәл юк иде, тик алар килгәнче ирем эшеннән Казаннан кадәр кайтып җитте. Бәхеткә, ахыры хәерле булды. Арыган, организм талчыккан дигән диагноз куйдылар. Балаларыбыз исән-имин булсын, каникулда рәхәтләнеп ял итеп, яңа уку елына көч тупласыннар иде.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев