«Мәйданга көрәшүчеләрнең бөтен гаиләсен, ыру-нәселен ник кертәләр икән?!»
Әйтәм әле

«Мәйданга көрәшүчеләрнең бөтен гаиләсен, ыру-нәселен ник кертәләр икән?!»

Кызлар, фикеремне җиткерергә соңардым инде, шулай да әйтим әле, бәлки киләсе елга колак салырлар.

Шәһәр Сабан туена 10 елдан бирле бер ансамбльне чакыралар. Аларның дыр-дыр килгән тавышлары башка каба. Җүнләп көрәшне дә карый алмыйбыз бит. Бик каты чыгыш ясатасылары килсә, әнә өске мәйданда җырласыннар. Аннан, ул мәйданга көрәшүчеләрнең бөтен гаиләсен, ыру-нәселен ник кертәләр икән, кеше күплектән җүнләп карап та булмый бит. Көрәшне Азат Миңнуллин шәп алып бара, афәрин аңа! 

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: «ЯҮ» архивы


Нет комментариев