Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Кешелеклелек», «яхшы түгел» дигән төшенчәләр бөтенләй югалып барамы соң әллә ул?!

Әниемнең хәле начарланып киткәч, ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга мәҗбүр булдык.

Рәхмәт, Норлаттан бик тиз килеп җиттеләр, тиешле ярдәм күрсәтеп киттеләр. Үзләре дә исән-сау гына эшләп йөри күрсеннәр берүк. Сүзем аяк киемен салу-салмау мәсьәләсе хакында иде. Фельдшерның 45нче үлчәмле резин аяк киеме белән туп-туры түр башына кадәр келәмнәр өстеннән таптап керүен күргәч, телсез калдым. Әйе, бәлки алар закон буенча салырга тиеш түгелдер, чөнки мондый чакта вакыт бик кадерле, һәр минут исәптә диләр. Тик минем шәһәрдә яшәгән чагымда берничә тапкыр табибларны чакыртканым булды һәм аяк киеме белән өйгә керүләрен күрмәдем. «Бахила» кияләр, йә булмаса, салырга җиңел булсын дип, бушрак аяк киемнәреннән йөриләр. Ничек итеп кеше өенә урамда йөргән аяк киеме белән керергә була?! Минем белән ризалашмаучылар да булыр бәлки, тик мин, кызлар, сезгә үз фикеремне генә җиткерәм. «Кешелеклелек», «яхшы түгел» дигән төшенчәләр бөтенләй югалып барамы соң әллә ул?!

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев