«Игелекле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт»
Кечкенә генә авылыбызның бердәмлегенә горурланып шалтыратам әле, кызлар. Берничә егетебез мобилизация буенча махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үти. Без – гаиләләре, әти-әниләре, авылдашлары аларны зарыгып, сагынып көтеп торабыз.
Бәйрәм көннәрендә күңелләребез китек булмасын дип, авылның бер төркем яшьләре өйләребезгә килеп, бүләкләр биреп, күңелебезне күреп китә. Шөкер, барлык заманында яшибез, берни дә кирәкми дә кебек, әмма шушы егетләрнең безне онытмыйча, исәпләп килүләренә ничек шатланганыбызны белсәгез икән. Бер генә бәйрәмдә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Яшьләрне сүгәргә яратабыз да инде, орышмыйк әле, барысын да бер калыпка салмыйк. Шундый игелекле балалар тәрбияләгән әти-әниләренә рәхмәт. Һәрбарчасы да исән-сау булсын, егетләребезне җиңү белән шатланып, горурланып каршы алырга насыйп булсын, йә Раббым!
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев