Яшел Үзәнлеләр табибларга язылу системасыннан канәгать түгел
Дәүләт хезмәтләре аша табибка язылдым. Махсус төшке аш вакытын сайладым, эштән сорыйсы да юк, имеш.
Билгеләнгән вакытка алдан килеп утырдым һәм бер сәгатькә соңрак калып кердем. Кеше күп дияр идем, минем алда берәү генә бар. Телефонын тотып чыгып киткән табибны и көтәм, и көтәм, килми генә бит. Ниһаять! Төшке ашта булган ахрысы. Аңлыйм, алар да кеше, ашыйсылары килә торгандыр. Тик сәгать 12гә ник кабул итү вакытын билгеләргә? Кеше бит шуңа ышанып килә. Табибка керү бәхетенә ирештем, инде мин дигәндә компьютеры кабынмады. Булмый инде булмагач, дип, Илсөя җырын сузудан чүт тыелып калдым.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев