Яшел үзәнлеләр поликлиника табибларына языла алмауга зарлана
Поликлиника табибларына язылу мең бәла.
Ике атна рәттән 4нче поликлиникага талон алырга киләбез, тик уңышсыз. Ни өчен дәүләт хезмәтләрендә язылуны гамәлдән чыгардылар? Җәй көне без тыныч кына дәүләт хезмәтләрендә языла идек, ә хәзер поликлиникага барырга, чират торырга кирәк һәм барыбер талонны ала алмыйсың! Әллә үз кешеләренә таратып утыралар инде дигән сорау туа. Чөнки поликлиника коридорында күпме кеше килгәнне күреп торабыз бит.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
табиблар эше тугел инде талон олэшу, министерство талон алыну койлэргэ тиеш
0
0