Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Яшел Үзәндәге даруханәләрдә бәяләр нык аерыла»

«Әйтәм әле» сәхифәсен яратып укыйм, тәнкыйть тә бар монда, киңәш тә, төрле фикерләр дә. Берсендә язган идегез шулай, даруханәләрдәге бәяләрне чагыштырырга кирәк, нык аерыла дип.

Мин дә бу киңәшкә колак салырга булдым әле. Әйтмәгән булсын, алай еш авырмыйм, шулай да дару алырга кирәк чаклар булгалый. Иренмәдем, бер-бер артлы урнашкан даруханә буенча йөрдем. 300 сумга кадәр аерма барлыгын күргәч, шаккаттым. Сезгә дә киңәшем шул, акча санаганны ярата, диләр.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев