Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Яшел Үзән йортларының берсендә домофонга төкергән малайны әнисе җәзалаган

Видео.

Хәзер урамда кем нәрсә эшләгәнне күреп, белеп торабыз. Чөнки күп җирдә камералар урнашкан. Чүп пакетын подъезд төбендәге савытка гына салучыны, балалар мәйданчыгында ком савытын ватучыны, йорт стеналарына зыян китерүчене һәм башкаларны бик тиз ачыкларга була. Социаль челтәрләрдә бер малайның Яшел Үзән йортларының берсендә домофонга төкерүен күрдек. Үсеп килүче буын кайвакытта әллә ниләр кылана, шундый әшәкелек кылырга каян башына килә торгандыр. Тик бу малайның әнисе акыллы булып чыкты. Улын подъезд ишегендәге домофонны юдыртып, яхшы гына сүккәнен камерага төшереп, социаль челтәргә урнаштырды. Һәм: «Валлаһи, улым нәтиҗә ясады», – дип тә язып куйган иде. Бу очрактан соң, начар гамәлләр кылганчы, улы бәлки мең тапкыр уйлар дип ышанасы килә. 

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев