«Газетагызда сәламәтлек турында да язмалар күбрәк булса иде»
«Яшел Үзән» кызлары-йолдызлары, юбилеегыз белән котлыйм, «Әйтәм әле» аша булса да.
«Яшел Үзән» кызлары-йолдызлары, юбилеегыз белән котлыйм, «Әйтәм әле» аша булса да. Газетагызны бик яратам. Бөтен темаларны да яратып укып барам. Бары ике газетаны гына алдырам: Сезне һәм «Акчарлак»ны. Шулай да, Сез – үзебезнеке, Яшел Үзәннеке. Озак яшәгез! 30 әле ул өч кенә дистә ел. Юбилейларыгызны күп каршыларга насыйп булсын. Мин үзем гомер буе Сергода эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та 14 ел хезмәт куйдым, бик яратып. Завод җитәкчебезне дә бик хөрмәт итәм. Чөнки бөтен җирдә тәртип, гади хезмәткәрләрдән алып, ветераннарга кадәр әйбәт мөнәсәбәт анда. Авырып китү сәбәпле генә китәргә туры килде. Әмма бер пенсия акчасына гына яшәве дә бик авыр. Газетагызда сәламәтлек турында да язмалар күбрәк булса иде, дигән теләктә калам.
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев