«Бу дөньябызны да карап, ахирәтебезне дә кайгыртып яшәсәк, бар да яхшы булыр!»
Әссәләәмүгаләйкүм, җәмәгать. Газетаның бер санында укучы имамнарының үлем белән куркытып, шактый кырыс чыгыш ясавын белдереп, күңелендәгесен әйтә. Әйе, кешеләр төрле булган кебек, муллалар да төрледер. Берәүләре йомшаграк сөйләсә, икенчеләренеке кырысрак яңгырарга да мөмкин. Әмма бу очракта нәрсәне дөрес әйтмәгән соң имам?
Соң, балакаем, мулла абзаң сиңа Коръәнгә таянып, әзер булып тор, бу дөнья фани, тиз уза, үлем бар, үлгәннән соң шундый-шундый җавап бирәсе була, аннан соң мәңгелек бар, җәннәт, җәһәннәм бар, дип кисәткән генә инде ул. Урманда бүре булса, мәсәлән, җиләккә баручыларны кисәтү, саклану чараларын кулланып, барырга өндәү шикеллерәк, ягъни мәсәлән. Үләргә куркыта башлады, имеш. Әйе, ничек кенә карасаң да, үлем куркыныч инде. Ник? Чөнки, бу дөньяга нык береккәнбез, бу дөньяга мәңге килгән кебек кыланып, мал туплыйбыз, бу дөньяны җәннәткә әйләндерергә телибез. Намаз юк, гыйбадәт юк. Шуңа куркыныч та инде калдырып китәргә дөньяны, ә алып китәрлек нәрсәләр юк белән бер. Үләргә олыгайгач кына куркырга кирәкми шул, чөнки курыксаң да, курыкмасаң да ул җитәчәк. Ул бары «вопрос времени». Ә менә яшьрәк чакта, көчлерәк чакта, чыннан шүрләргә кирәк. Чөнки, яшьрәк чагында Аллаһтан куркып, күбрәк гыйбадәтләр кылып, изге гамәлләр эшләп калырга җиңелрәк бит: хәтер дә яхшы, сәләмәтлек тә бар, аяклар да яхшы йөри. «Әйе, куркытма син безне алай үлем белән. Бу дөньядан ләззәт алып яшәргә ник комачаулыйсың, ник безнең кәефне җибәрәсең син? Кем булдың әле син шулай сөйләргә?» Соң, мулла абзыйлар кисәтмәгәч, алар куркытмагач та, кем әйтер соң сиңа хакыйкатьне? Пушкинмы? Имам вазифасындагы кеше нәрсә, матур сөйләп, бәлеш ашап кына йөрергә тиешме? Юк, җәмәгать. Имам кешеләргә искә төшерүче. Чөнки, дөнья безне кайчан шундый бөтереп ала, кеше гыйбадәтен дә калдырып, онытылырга мөмкин. Ә хәзрәтләр шуңа куелган да бит инде ул: «Онытылмагыз, җәмәгать, дөнья белән, мал, балалар белән, чөнки ахирәт бар, онытылмагыз, җавап бирәсе бар», – дип һәр җомга саен, һәр мәҗлес саен, кешегә искә төшереп торырга. Шуңа Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, бу дөньябызны да карап, ахирәтебезне дә кайгыртып яшәсәк, бар да яхшы булыр, ин шә Аллаһ.
Фото: «ЯҮ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев