Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Безнең шәһәрдә өлкәннәр өчен берәр программа эшләсеннәр иде»

«Елена Малышеваның «Московское долголетие» программасының ничек гамәлгә ашырылуы турындагы тапшыруын караганнан соң, миндә төрле фикерләр туды.

«Елена Малышеваның «Московское долголетие» программасының ничек гамәлгә ашырылуы турындагы тапшыруын караганнан соң, миндә төрле фикерләр туды. Анда пенсионерлар өчен бик күп уңайлыклар тудырылган. Бергә җыелалар, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, кызыклы экскурсияләргә дә йөриләр. Алар өчен махсус автобус та бүлеп бирелгән. Моны мин Мәскәү мэриясе эшләгән дип аңладым. Шуны карап кызыгып утырдым. Ә ник, шундый ук булмаса да, өлкәннәр өчен дә берәр программаны безнең чәчәк ата торган шәһәрдә дә эшләмәскә? Үрнәк алырга безгә дә килерләр иде. Мәскәү пенсионерларына болай да ташламалар күп ясала, югыйсә. Шуңа карамастан, аларны озак яшәтү һәм авырып китмәсеннәр өчен бөтенесен дә эшлиләр. Менә шундый хыяллар белән яшәп ятулар.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев