Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Балаларыбызны шәфкатьле, игелекле булырга өйрәтсәк иде»

Бу көннәрдә поезд юлында еш йөрергә туры килде. Гадәттәгечә, тирә-юньне күзәтергә яратам инде мин. Юлда кем генә очрамый да, нинди генә хәлләргә юлыкмыйсың.

Шөкер, исән-имин йөрдем, шулай да күңелгә уелып калган фикеремне сезгә дә җиткерим әле, кызлар. Ике зур сумка белән электричкага утырам. Янымда авылыбызның бик үрнәк, булган гаиләдә тәрбияләнүче студент кыз да бар. Апа, булышыйм әле, дип дәшүче булмады. Инде шул ук көнне кайтып барышым, төенчекләрем әллә ни авыр түгел. Вагоннан төшкәндә тагын бер авылдаш кыз очрады. Мине күрүгә, ярдәм итим әле, дип, сумкамны күтәреп алды да, эх дигәнче каршыга килгән машинага алып барып та куйды. Бер көндә булган ике күзәтүем. Икесе дә яшьләр, тәрбия генә төрле. Әйтәсе килгәнем шул: балаларыбызны шәфкатьле, игелекле булырга өйрәтсәк иде.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев