«Азрак әдәплерәк, тәртиплерәк булыйк!»
Изге Рамазан ае да узып китте. Быел ул аеруча рәхәт һәм күңелле үтте дияр идем. Авыз ачу мәҗлесләренә еш йөрдек, авылдашларның мул табыннар әзерләп, өйдә, мәчеттә ифтар уздырулары мактауга лаек, Аллаһ кабул гына итсен.
Мәчетләрдә тәравих намазлары укылды һәм менә шунда яшьләрнең, мәктәп укучыларының теләп йөрүләренә ничек шатланмыйсың?! Коръән мәҗлесләрендә еш йөргәч, бер күңелгә тигән күренешне дә әйтеп үтим әле, кызлар. Сый-нигъмәттән сыгылып торган табын, нинди генә затлы, тәмле ризыклардан авыз итмибез. Безнең якта тәлинкәгә салынган камыр ризыкларын, ягъни өлешне өйгә биреп җибәрәләр. Кайбер якларда «шудыргыч» дип атала икән. Мин әйтәм, бигрәк дөрес исем уйлап тапканнар. Чөнки шул тәлинкәгә кайберәүләрнең табыннан шудырган ризыкларын күреп, оят булып китә. Бер ашагач, тагын нигә алырга, үз өлешең генә җитмиме? Хуҗалар «алыгыз» дип, кунакчыллык күрсәтеп, кыстый инде ул. Шулчак кайберәүләр оялып та тормый, мин балык яратам, мин фәлән яратам, дип, тутыра башлый. Чама хисен онытып җибәрмәсәк иде, дин кардәшләр. Бу гаиләнең дә өйдәгеләрен, кайткан кунакларын, күршеләрен сыйлыйсы бардыр. Азрак әдәплерәк, тәртиплерәк булыйк, әйтәсе килгән фикерем шул иде.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев