«Аздан да күңел була, дип әйтүләре дөрес инде ул, кызлар!»
Зур Өтәк авылыннан шалтыратуым иде әле, кызлар. Бөек Җиңү көне дә узып китте. Сугыш чоры һәм әтиләре кайтмаган балаларны искә алып, авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев бүләкләр өләшүне оештырды. Районыбыз депутаты Руслан Зәйнетдинов ел саен шулай сөендерә.
Бүләк белән матур, җылы теләкләре язылган хаты да бар. Хөрмәтле депутатыбызга бик рәхмәтлебез, эшендә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын. Әтиләре сугыштан кайтмаган балаларның гомере буе күңелләре китек. «Әти» дигән сүзне әйтергә тилмереп, әтиле балаларга кызыгып яшәүләре бер дә җиңел булмагандыр. Аларны хөкүмәт дәрәҗәсендә искә алсалар да яхшы булыр иде. Бүләк алуы күңелле, сүз дә юк. Аеруча кадер-хөрмәт күрсәтүләре сөендерә. Аздан да күңел була, дип әйтүләре дөрес инде ул, кызлар!
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фотода: Зур Өтәк авылы клубы
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев