«Авылыбызда медпункт юк»
Кызлар, Бузайдан гел шалтыратып тора идем әле, улым үзенә, еракка алып киткәч, элемтәгә бик чыгып булмый. Шулай да, авылдашларым белән гел аралашып торабыз. Безне борчыган мәсьәлә шул – авылыбызда медпункт юк.
Менә, бәлки мин дә китмәгән булыр идем, вакытында уколын салдырып торырга кирәк. Фельдшер бар үзе, мәчет өендә утыра диләр. Бу бит инде эш түгел. Авылыбыз шундый матур урында – Зөя белән Гөбенә елгалары кушылган җирдә урнашкан, тик мәктәп, клуб, ФАП юк. Иң кирәкле учреждениеләр булса, кеше дә яшәргә кайтыр, шәһәрдә агулы ризык ашап ятмас иде.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев