Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Әйтәм әле

«Җәмәгать транспортының бәясен 43 сумга арттырып, «сөендереп» куйдылар» (әйтәм әле)

Эшкә автобуста йөрим. Кемнәрне генә очратмыйсың да, нинди генә хәлләргә юлыкмыйсың инде ул җәмәгать транспортында.

Сүзем бу хакта түгел, ә кондукторлар турында иде. Мин әйтәм, алар ник бейджик тагып йөрми икән. Карта, яисә акча бирергә кирәк булганда кем дип дәшәргә дә белмисең. Әти-әнисе кушкан исеме белән дәшсәң матуррак, ягымлырак булыр иде дә бит. Юк белән башын катыра инде бу дип уйламагыз әле, көненә икешәр тапкыр утырам мин ул автобуска. Җитмәсә бәяләрен 38дән 43 сумга арттырып, «сөендереп» куйдылар.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев