Зур Өтәк авылында яшәүче кадерле әниебез Дарика Минһаҗ кызы Фәхретдиновага 20 гыйнварда 80 яшь тула.
Туган көнең белән сине, әни! Кадерле әниебез бүген барыбыз өчен дә якты илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелдәге җан җылысының нурын сүндермичә, без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Сызламасын аяк-кулларың.
Әткәебез, балаларың,
туганнарың белән,
Матур үтсен гомер юлларың.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән,
Гөрләп яшә, матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Госман, балаларың, киявең, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев