Үзенең энергиясе, чаялыгы, җитезлеге белән редакциябезне җанландырып торучы ГАЯЗОВА АЛИЯбезнең бүген иң матур бәйрәме

Язгы бөреләр уянырга җыенган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.
Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә! Сөекле коллегабыз! Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәбез! Һәрвакыт шундый ук чибәр, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле һәм сәламәт булып яшәргә язсын!
Нинди теләк телик икән
Синдәй чибәр матурга.
Син килгәнсең бу җиханга
Милләтне агартырга.
Ашау эчүне онытып,
Рәхәтләнеп сөйлисең.
Һәркемнең дә үзең кадәр
Белүләрен телисең
Характерың нык булганга
Барсына өлгерәсең.
Ике бөртек балаң өчен
Утка-суга керәсең.
Бүген синең туган көнең,
Котлыйбыз бергәләшеп.
Бергә шулай озак еллар
Эшлик әле гөрләшеп.
Ихлас теләкләр белән, сине хөрмәт итеп һәм яратып, “Яшел Үзән” газетасы редакциясе.
(Шигырь Фирдәүсә Кәримованыкы)
Нет комментариев