Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Юынчы авылында яшәүче кадерле әти-әние без Рузалия Габдрахман кызы һәм Хәбибулла Касыйм улы Сафиуллиннарның бергә тормыш корып яши башлау ларына 25 сентябрьдә – 40 ел. Сезне чын күңелебездән рубин туегыз белән котлыйбыз!

25 сентября 2021, 06:00

475

0

0

Юынчы авылында яшәүче кадерле әти-әние без Рузалия Габдрахман кызы һәм Хәбибулла Касыйм улы Сафиуллиннарның бергә тормыш корып яши башлау ларына 25 сентябрьдә – 40 ел. Сезне чын күңелебездән рубин туегыз белән котлыйбыз!

Сез булганга, әти-әни,
Нигезебез нурлы-сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яныгызчы йолдыз шикелле!

Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Ике канат була һәр кешедә
Әти-әни исән чагында.
Балам диюләре җанга дәва
Рәхмәт, әти-әни, барысына.

Сәламәтлек сезне ташламасын,
Көннәрегез үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Сезне яратып, улыгыз Илфат, киленегез Гөлсәрия, киявегез Рәсүл, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз исеменнән, кызыгыз – Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев