Югары Урысбага авылында яшәүче Фәндияр Кәлим улы Гыйльмановның зур юбилее!
Әти, сине чын куңелдән туган көнең белән котлыйбыз.Сиңа озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен куреп, әни белән бергә куанып яшәвеңне телибез.Туган нигезгә кайтканда кочагыңны жәеп каршы алуың, кулыңнан килгәнчә ярдәм итеп торуың өчен аллаһының рәхмәте яусын сиңа. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын.
Тормышны бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет, әти,
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Без бәхетле, әти, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 70 яшең тулганда.
Сине яратып, тормыш иптәшең Әлфинур, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев