Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче якын туганыбыз Мәдинә Гайфулла кызы Сираҗиеваның бүген 80 яшьлек юбилее

18 июня 2021, 06:00

425

0

0

Яшел Үзәндә яшәүче якын туганыбыз Мәдинә Гайфулла кызы Сираҗиеваның бүген 80 яшьлек юбилее

Хөрмәтлебез! Сине олы бәйрәмең белән котлыйбыз һәм иң җылы теләкләребезне җиткереп, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Җан тынычлыгы, күңел көрлеге, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Туганыбыз, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше.

Куанычлар гына алып килсен,
80 яшең - олы бәйрәмең.
Сиңа бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Яратып, апаң Әминә, Газинур-Резедә, Алсу, Гүзәл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев