Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче Гөлсинә Галим кызы Гарипованың сентябрьдә туган көне һәм хезмәт стажына – 45 ел.

11 сентября 2020, 06:00

487

0

0

Яшел Үзәндә яшәүче Гөлсинә Галим кызы Гарипованың сентябрьдә туган көне һәм хезмәт стажына – 45 ел.

Безнең өчен кадерле булган тормыш иптәшем, әниебез һәм дәү әниебез!
Сине чын йөрәктән күңелле һәм истәлекле көннәрең белән тәбриклибез. Озын хезмәт стажыңда грамоталы педагог булып, яшь буынга тәрбия бирдең, тырышып бер коллективта эшләдең. Барыбызга да акыллы киңәшче, остаз, сөйкемле әни, тугрылыклы тормыш иптәше син. Җаныңда йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелеңдә яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып, озак еллар яшәргә язсын. Һәрвакытта шулай изгелек ле, игелекле, көләч йөзле булып кал!

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче,
Синдер ул – тәрбияче.

Иң матур теләкләр белән, тормыш иптәшең Шамиль, кызларың Альбина, Гөлнара, киявең Радик, оныкларың Азалия, Азиз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев