Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез Әнвәр Габдулла улы Нигъмәтуллинны ихлас күңелдән 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

05 июня 2022, 11:30

1196

0

1

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез Әнвәр Габдулла улы Нигъмәтуллинны ихлас күңелдән 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Әтиебез! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Алдагы көннәрдә әни белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк, куаныч булып, өебезнең нурын саклап, кайгы-хәсрәт күрми, балаларың, оныкларың белән сөенешеп яшәргә насыйп итсен.
Әти, син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән синдә бәхетле бул,
Сиңа озын гомер телибез.
Изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рушания, кызың Рәзинә, киявең Илнур, улың Азат, киленең Кристина, оныкларың: Камилә, Раянә, Радмир, Ранил, кода-кодагыйларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Класташым миндэ Юбилеен белэн тэбрик итэм.Исэнлек саулык,тазалык байлык, Рэхэттэ Бэхеттэ Шатланып соенеп соелеп яшэгез.