Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче Тәнзилә Марс кызы Нәҗипованы юбилее белән котлыйбыз.
Тәнзилә Марсовна! Алтын көзле табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килгәнсез. Бүген сез кадерле әни, хезмәттәшләрегез өчен алтын киңәшләре белән һәрчак ярдәмгә килүче, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы булуыгыз белән олы ихтирам казанган укытучы. Алдагы гомер юлыгызны сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм якыннарыгыз янәшәсендә үтәргә язсын Сезгә.
Сез ул – Алтын көзнең алтын алиһәсе,
Гел тиктормас терекөмеше.
Авырлыкта җилкә куя торган,
Шатлыкларда килеп сөя торган,
Гади генә олы Бер кеше.
Гыйлем дәрьясында ялтырап торган
Тиңе булмас алтын-көмеше.
5нче гимназиянең администрациясе, укытучылары һәм барлык хезмәткәрләре.
Нет комментариев