Яшел Үзән районы Карашәм авылында гомер итүче кадерле кешебез Илһамия Галимҗан кызы Хәлиуллинаның 22 март көнне гомер бәйрәме – туган көне!

Кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә,
сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, онык ларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән тигезлектә хәерле, тыныч картлык та гомер итегез!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,
Яшик әле, әни, бергәләп!
Котлыйбыз без чын күңелдән,
Бәхет синнән һич китмәсен.
Тыйнак булган шушы бүләк
Бәйрәмеңне бизәсен.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Хәмит, кызларың, кияүләрең, оныкларың,
кода-кодагыйлар.
Нет комментариев