Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Яшел Узән районы Татар Танае аылында яшәүче Фирдәүсә Нотфулла кызы Хәялиеваның 10 мартта туган көне

11 марта 2022, 14:37

335

0

0

Яшел Узән районы Татар Танае аылында яшәүче Фирдәүсә Нотфулла кызы Хәялиеваның 10 мартта туган көне

Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында туып үскән, хәзергесе вакытта Татар Танаенда яшәүче әниебез, әбиебез - Фирдәүсә Нотфулла кызы Хәялиеваның 10 мартта туган көне.
Кадерлебезне чын күңелдән котлыйбыз. Әниебезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бәрәкәтле, мул тормышта тыныч картлык кичерергә язсын. Әниебез Танай егете Вилюр Хәйретдин улы Хәялиев белән бергә 4 бала тәрбияләп үстерде. Гомере буе колхозда эшләделәр. Инде менә дүрт ел пар канатсыз яши. Аллаһка шөкер, без – балалары, оныклары игелегендә матур гомер кичерә.

Бәхет нәрсә, бәхет хыялларың чыңга ашкан көнне көтүдер.
Тормыш юлын матур гамәлләргә, игелеккә төреп үтүдер.
Бәхет бит ул синең янәшәңдә якын кешең атлап барганда.
Әти-әни фатихасы белән, олы юлны үтә алганда.
Бәхеттер ул һәрчак иң башыңда туганнарың кулын тойганда,
Яхшы хәбәр белән туган яктан җылы җилләр исеп куйганда.
Бәхет иңәр үз кыйблаңа багып, чын күңелдән дога кылганда.
Чикләнмәгән олы бәхеттер ул, яшәвендә мәгънә булганда,
дигән теләкләрне балалары, оныклары юллыйбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев