Яраткан һәм хөрмәтле укытучыбыз ФӘРИДӘ РАВИЛЕВНА ГАЛИУЛЛИНАны котлыйбыз!
Яраткан һәм хөрмәтле укытучыбыз, алыштыргысыз Фәридә Равилевна Галиуллинаны һәм 5нче гимназиянең барлык педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз.
Сезнең һөнәр – дөньяда иң күркәм һәм иң кирәкле! Чөнки Сез – белем һәм сәләт чыганагы. Сез – барасы юлдагы маяк. Укытучылар көне белән тәбрик итеп, саулык, бәхет-шатлык, сабырлык, укучыларыгызның тәртипле һәм рәхмәтле булуын телибез.
Хезмәтегез мактауга бик лаек,
Мөмкин хәтта һәйкәл куярга!
Укытучы сүзен мәрмәр ташка
Алтын хәреф белән уярга!
Хөрмәт белән, 5нче гимназиянең 2А сыйныф укучылары һәм ата-аналары.
Нет комментариев