Васильево бистәсендә яшәүче сөекле әниебез Оркыя Сафатдин кызы Бикмуллинаның 90 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык лы саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, бәхет телибез.
Безнең өчен һәрвакыт үрнәк син, әни. Олы җанлы, ярдәмчел, изге күңелле, кайгыларга бирешмичә, күңелне төшермәскә, Аллаһ Тәгаләгә ышанып яшәргә өйрәттең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әни!
Әни бит ул өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит әни, безгә бик кирәк.
Яратып, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың
Нет комментариев