Тугай авылында яшәүче кадерле әниебез ҖИҺАНШИНА ФИРДӘҮСӘ НӘБИ КЫЗЫның бүген, 6 гыйнварда, 80 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, безгә терәк булып яшәвеңне телибез.
«Әни!» - диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт!
Әни булдың, әни булып калдың
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
Чәчләреңә әни, чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Иң изге теләкләр белән, Илгиз-Фирая, Илмир, Фәнис-Гөлинә, Илнар-Гөлназ, Ислам.
Комментарии
0
0
Фирдэусэ апа юбилиен белэн. Исэнлек- саулык , сэламэтлек телибез. Фирая классташы Фирдэусэ булам.
0
0