Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Урысбага авылында яшәүче кадерле әтиебез Әнәс Абдулла улы Гыйләҗевның 15 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

15 января 2021, 06:21

404

0

0

Түбән Урысбага авылында яшәүче кадерле әтиебез Әнәс Абдулла улы Гыйләҗевның 15 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Безгә – балаларыңа киңәшче, олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Һәрвакыт шундый олы йөрәкле, ярдәмчел, киң күңелле булып кал.

Без бәхетле, әти, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 60 яшең тулганда.

Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныгың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев