Татар Танае мәктәбе укытучыларын, сыйныф җитәкчеләрем Ләйсән Сәлахиева һәм Асия Закированы Укытучылар көне белән ихлас котлыйм

Хөрмәтлеләребез! Сез – безнең иң кадерле, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белем, сезнең үгет-нәсихәт безгә алдагы тормышыбызда да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын. Сәламәтлек, тыныч, бәхетле тормыш телим.
Чулпан Гыйсмәтуллина.
Нет комментариев