Татар Танае һәм Мамадыш-Әкил мәктәбе укытучыларын, лаек лы ялда булучы педагогларны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.

Укытучы – бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше ул.
Хөрмәтле педагоглар! Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез үзегезгә яхшылык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телим. Бәйрәмегез белән!
Фәнис Мирхәтуллин.
Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы
Нет комментариев