Татар Танае авылында яшәүче ярат кан әниебез Таһирә Хәлил кызы Гыйбадуллинаның 20 ноябрь дә 65 яшьлек юбилее.
Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәб рик итәбез. Хәерле, озын гомерләр, алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Балалар һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Амин!
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.
Рәхмәт сиңа, барысы-барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,
Картлыгыңның якты язында!
Иң изге теләкләр белән, кызың, улларың, киявең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев