Татар Танае авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Фәрзәнә Фәрит кызы белән Гаптелфәт Абдулла улы Камалиевларны чын күңелебездән гомер бәйрәмнәре – энҗе туйлары белән тәбрик итәбез.

Әти-әниебез, сезгә озын гомер, сәламәтлек, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, без – балаларыгыз һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле тигез гомер кичерүегезне телибез. Сез, әти-әни, безне үстердегез, кеше иттегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кешесез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз Азат–Фирюзә, Алмаз–Ралинә, Алсу, оныкларыгыз Ясминә һәм Әдилә.
Нет комментариев