Татар Танае авылында яшәүче Гаптелфәт Абдулла улы Камалиевка 25 февральдә 60 яшь тула

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Гомер буе икмәк үскән басулардан, машина рулен тотып күпме юллар урагансыңдыр, борчылган, сөенгән көннәрең дә, көзге яңгырларда, кышкы бураннарда юлда калган чакларың да булгандыр, әмма шушы хезмәтеңә тугры калып, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәрзәнә, балаларың Азат, Алмаз, Алсу, киленнәрең Фирюзә, Ралинә, оныкларың Ясминә, Әдилә.
Нет комментариев