Татар Танае авылында гомер итүче сеңе лебез Миләүшә Мансур кызы Идиятуллинаның бүген 70 яшьлек юбилее.

Сеңелебез, сиңа иң изге теләкләребезне җиткерәсе килә. Тормыш иптәшең Хәлим белән пар канат булып, балалар-оныклар өчен сөенеп яшәргә, игелекләрен күрергә насыйп булсын.
Тәнеңә – саулык, җаныңа – тынычлык, озын сау гомер, тигезлекттә, муллыкта гомер итәргә язсын.
Парлы канат кагу җиңелерәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Гомер чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Һәр көн бәхет алып килсен сиңа,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга бер дә ашыкма.
Сине хөрмәт итеп, туганнарың исеменнән, Фирдәүсә.
Нет комментариев