Татар Наратлысы авылында яшәүче РӘХИМУЛЛА ЯРУЛЛА УЛЫ ГАЙНУЛЛИНның бүген, 15 мартта, гомер бәйрәме – 80 яшь тулган көне

Меңнәргә үрнәк булырлык, авылыбызның намусы. Тирә-күрше авылларга да иман нуры өстәп торучы әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәбез! Үзегезнең, әни белән, яшьлек елларыгыз авыр чорга туры килсә дә, безне – балаларыгызны үстереп, кеше итеп олы юлга чыгарыр өчен көчегезне дә, назыгызны да кызганмадыгыз. Гаилә корып җибәрүегезгә дә быел 55 ел була. Шул еллар дәверендә күпне кичереп, күпне күрдегез сез. Әмма никадәр авыр булса да безгә күрсәтмәдегез. Кадерле әтиебез, син безнең генә түгел, авылыбызның да терәге. Ирешкән уңышлар – авылыбызның йөзек кашы – мәчетле булуы. Асфальт юллар салынуы – болар барысыда синең тырышлыгыңның җимешләре. Без синең белән бик горурланабыз! Синең ышанычлы терәк булуың, безнең өчен янып-көеп яшәвең һәм олы йөрәгең өчен синең алда баш иябез, барысы өчен дә рәхмәтебезне белдерәбез! Сиңа теләкләрнең иң матурларын гына, ныклы саләмәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, чиксез бәхет-шатлыклар, кайгы-борчуларсыз таңнар, озын гомер телибез. Киләчәктә дә әни белән без–балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, исәнлектә-саулыкта, мул тормышта, бәхетле картлык кичереп, тигезлектә яшәвегезне телибез.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, әти, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әти, яшә тагын да!
Иң изге теләкләр һәм тирән ихтирам белән, тормыш иптәшең Нурания, балаларың Нурия, Рушан, киленең Дания, оныкларың Рәдис, Камилә.
Нет комментариев