Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Наратлысы авылында яшәүче кадерле әниебез Әлфия Сәлимгәрәй кызы Зәйнуллинаның 13 июньдә 75 яшьлек юбилее.

13 июня 2021, 06:00

699

0

0

Татар Наратлысы авылында яшәүче кадерле әниебез Әлфия Сәлимгәрәй кызы Зәйнуллинаның 13 июньдә 75 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын, Амин!

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.

Рәхмәт сиңа, барысы-барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,
Картлыгыңның якты язында!

Иң изге теләкләр белән, улың, кызларың-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев