Татар Наратлысы авылында туып үсеп гомер итүче әниебез Нурания Гыйниятулла кызы Гайнуллинага 80 яшь тулды
13 яшеннән үк эш стажын колхозда, терлекчелектә башлый безнең әниебез. Ал белми, ял белми лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли ул. Әтиебез авылыбызның имам-хатибы Рәхимулла Ярулла улы белән бергә яши башлауларына да быел 58 ел була. Гомере буе тик торырга өйрәнмәгән тынгысыз җаннар. Әле дә бакчачылык белән шөгыльләнәләр, безне – балаларын, оныкларын каршы алып, озатып калалар.
Әни, без сине шушы олы юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа гомерләрнең иң озынын, саулыкның иң ныгын, чиксез бәхетләр телибез. Әти белән бергә тигезлектә, озын-озак гомерләр яшәргә насыйп итсен Аллаһ Тәгалә.
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Күңел тынычлыгы ташламасын,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, иман, ислам, Коръән нуры
Юлдаш булсын сиңа тормышта.
Иң изге теләкләр белән, тормыш итәшең Рәхимулла, кызың Нурия, улың Рушан, киленең Дания, оныкларың Рәдис, Кәмилә.
Нет комментариев